24-26 ноябрьдә Казахстанда (Алматы шәһәре) Киокусинкай буенча дөнья чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Турнирда дөньяның 35 иленнән 700дән артык спортчы катнаша, Россияне төрле төбәкләрдән 120ләп кеше тәкъдим итә.
Җыелма составында медальләр өчен дүрт катнашучы көрәште: Яна Волкова, Булат Хәбибуллин, Рената Крашенникова (барсы да Казан) һәм Илья Покровский (Баулы). Спортчылар «ката» һәм «кумитэ» дисциплиналарында ярыштылар.
Авыр көрәш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы турнир хуҗаларына узып, икенче урынны яулады. Лидерлар өчлеген Япония спортчылары япты. Бүләкләр тупланмасын ТР спортчылары да тулыландырды. Рената Крашенникова (в/к 50 кг) һәм Илья Покровский (в/к 75 кг) 16-17 яшь категориясендә бронза бүләкләр яуладылар.