«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларына багышланган матбугат конференциясе узды

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бүген, 6 декабрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында беренче Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларына багышланган матбугат конференциясе узды.

Спикерлар булып Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Рәиф Ришадович Вафин, Татарстан Республикасы Авыр атлетика федерациясе президенты Дмитрий Олегович Хомяков һәм Татарстан Республикасы Авыр атлетика федерациясе вице-президенты Марсель Айратовна Шарапов чыгыш ясады.

Сәламләү сүзе ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафинга бирелде: «әлеге чара инде 49 тапкыр Бөтенроссия ярышлары статусында үткәрелә. Спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен бирү нормативларын үти алачак. Ярышларда илнең 14 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашачак».

Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән Халыкара класслы спорт мастеры Зөлфәт Гәрәев, Россия чемпионатының көмеш призеры Даниэль Кузьмичев, 2022 һәм 2023 елгы Россия чемпионы Регина Шәйдуллина, 2023 елгы Россия беренчелегенең абсолют чемпионы Роман Зуев чыгыш ясаячак, — дип игълан итте Дмитрий Олегович».

Марсель Айратович кунакларны һәм авыр атлетика сөючеләрне 8 декабрь, җомга көнне Яшел Үзәннең «Маяк»спорт комплексында узачак ярышларны ачу тантанасында катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International