2 декабрьдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан Республикасына багышланган чаралар узды.
Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм башкалар катнашты.
«Татарстан Республикасы физкультура һәм спорт хәрәкәтен үстерүдә флагман булып тора һәм эре халыкара спорт чараларын үткәрүдә бай тәҗрибәгә ия, алар арасында 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты.
Киләсе елда Казан «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирын һәм БРИКС илләренең спорт уеннарын кабул итәчәк. Әлеге чаралар югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрелер һәм республика халкы һәм кунаклары өчен онытылмаслык вакыйга булыр дип ышанам. Татарстанга барлык планнарны, шул исәптән спорт планнарын тормышка ашыруда уңышлар телим, ә анда яшәүчеләргә – нык сәламәтлек, иминлек һәм югары казанышлар телим», - диде Олег Матыцин.
Татарстан көне барышында күргәзмәдә республиканың 10 алдынгы шеф-поварасы милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар үткәрде.
Күргәзмә кунаклары өчен киң белем бирү программасы оештырылды. Спорт, ислам финанслары, татар халык биюләре буенча лекцияләр тыңларга, шулай ук татар баш киеме-түбәтәй һәм традицион күн сувенирлар ясау буенча мастер - классларда катнашырга мөмкин иде.
«Россия» халыкара күргәзмә-форумы ВДНХда 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр уза.
«Һәркем өчен спорт» павильонында спорт мастер-класслары, танылган спортчылар һәм физик культура һәм спорт өлкәсе вәкилләре белән очрашулар үткәрелә, Дәүләт спорт музее күргәзмәсе, «ГТО – локомотив» стендлары, Федераль медицина-биология агентлыгы һәм «киләчәк Уеннары»халыкара турниры эшли.
Россия спорт министрлыгы барлык теләүчеләрне павильонга килергә һәм илебез төбәкләренең спорт төрләре һәм спорт тарихы үсеше турында күбрәк белергә, шулай ук ял итүне файдалы итеп үткәрергә чакыра.