«Триумф» УСКда ОВЗ белән авыручы балалар өчен «үзеңне җиңеп чык» ярышлары узды

2023 елның 8 декабре, җомга

6 декабрьдә Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен «үзеңне җиңеп чык» спорт бәйрәме узды. Чара «Авиатор» ФСО һәм «Трамплин» хәйрия фонды ярдәме белән «Триумф» УСК диварларында узды.

Бу көнне балалар өчен «Акватика» Су спорт төрләре буенча республика спорт мәктәбе синхрончылары чыгыш ясады. Чарада хөрмәтле кунаклар: Казан шәһәре Думасы депутаты Марат Галиуллин, «Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» МБУ директоры Петр Королев, «Добрая Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең физик культура һәм спорт бүлеге башлыгы Рафил Нигъмәтҗанов катнашты.
Шулай ук балалар белән аралашырга Татарстанның танылган спортчылары: йөзү буенча Россия чемпионы Софья Дьякова һәм 3х3 коляскалы баскетбол буенча Россия чемпионнары Эльвир Фәйзуллин һәм Виктор Кайнов килде.

Бәйрәмнең кульминациясе булып йөзү буенча ярышлар тора, анда 40тан артык махсус спортчы финишка кадәр йөзә алып, үзен чын герой итеп күрсәтә. Катнашулары өчен барысына да мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International