7 декабрьдә Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикле затлар өчен спартакиада кысаларында инвалидлар арасында ГТО фестивале узды.
26 яшьтән 88 яшькә кадәрге 144 кеше 6 спорт төрендә ярышкан: өстәл теннисы, армрестлинг, дартс, шахмат, шашка, бочча. Шулай ук алар ГТО нормативларын үтәгәннәр: авышлык, этәрү һәм теннис тупын мишеньгә ыргыту.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Чаллыда 22 инвалидның алтын отличие билгеләре бар. Турнир башланыр алдыннан иң яхшы спортчыларны истәлекле грамоталар белән бүләкләделәр.