Казанга эш визиты барышында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев белән очрашты.
Олег Матыцин һәм Минтимер Шәймиев «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турындагы экспозицияне карадылар. Минтимер Шәймиев Фонд тарафыннан гамәлгә ашырылган Борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Алла Анасы иконасы соборын торгызу, «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексларын булдыру буенча проектлар турында сөйләде.
Ул шулай ук Казан университетының Астрономия обсерваторияләренә багышланган яңа стенд тәкъдим итте, алар быел ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Олег Матыцин Минтимер Шәймиевка күпьеллык ярдәме һәм Татарстанда спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде. Ул аңа физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланган юбилей медален тапшырды.
Олег Матыцин Минтимер Шәймиевне үзенең укытучысы һәм остазы дип атады, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрү чорында уңышлы хезмәттәшлек итүен искә төшерде.