Кичә, 7 декабрьдә, Казанда Россиядә традицион рәвештә 1-10 декабрьдә үткәрелә торган Инвалидлар Декадасы кысаларында «Көчле рухлы» спорт бәйрәме узды.
Спорт бәйрәме «ДАН»күп функцияле инклюзив спорт комплексында узды. Чара кысаларында шашка, бочче, джакколо, корнхол, новус, кульбуто, шаффалборд, шулай ук спорт эстафеталары һәм киртәләр полосасы буенча ярышлар оештырыла.
Оештыручылар булып «Россиянең Махсус Олимпиадасы» оешмасы белән берлектә Казан шәһәренең Физик культура һәм спорт комитеты чыгыш ясады.