Алабугада җиңел атлетика буенча ТР Беренчелеген уздырдылар

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

8-10 декабрьдә Алабуга җиңел атлетика манежында 16 яшькә кадәрге һәм 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының шәхси кышкы беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың барлык районнарыннан 400гә якын кеше катнашты. Нәтиҗәдә, Идел буе федераль округы беренчелегендә һәм Россия беренчелегендә катнашу өчен команда төзеләчәк. Идел буе федераль округы беренчелеге 19-21 гыйнварда Новочебоксарскта, Россия беренчелеге 29-31 гыйнварда Ульяновскта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International