Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Казанның олимпия резервы училищесында «Спорт коррупциягә каршы» видеороликлар конкурсы узды. Оештыручылар-Татарстан Республикасы спорт министрлыгы.
Конкурста катнашучылар 16 эш тәкъдим итте, шул исәптән 2 шәхси.11 декабрьдә алар арасында түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр сайланды:
- иң эчтәлекле һәм мәгълүматлы видео;
- иң иҗади һәм оригиналь видео;
тамашачылар симпатиясе призы.
Призерларны тантаналы шартларда Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Раиса идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Мугинов бүләкләделәр.