9-10 декабрьдә «Ак Барс» Көрәш сараенда Россия Герое Марат Әхмәтшин истәлегенә Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәте идарәсе призларына дзюдо буенча XVI традицион турнир узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дауфит Хәмәдишин, Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалеев, Татарстан Республикасы дзюдо федерациясе вице-президенты Раил Моратшин, Россия Герое Газинур Хәйруллин, Россия Герое Марат Әхмәтшинның әти-әнисе һәм башкалар катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәре Дзюдо Федерациясеннән, Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль җинаятьләр җаваплылыгы хезмәте идарәсеннән, шулай ук турнирның спонсорлары «Ямагучи» ҖЧҖ һәм «Вкуснотеевъ» ҖЧҖ медальләре һәм кыйммәтле призлары белән бүләкләнделәр.
Аерым билгеләп үтәбез, һәр авырлык категориясендә җиңүченең тренеры истәлекле приз белән бүләкләнә, шулай ук тренерның күпьеллык хезмәтен, энергиясен һәм чемпионны тәрбияләү өчен вакытны символлаштырган бер грамм авырлыктагы алтын слиткасы белән бүләкләнә.
Бүләкләү тантанасында Җиңүчеләрдән тыш, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» дигән мактаулы билгене дзюдо һәм самбо буенча «НУР» балалар спорт-патриотик клубы тренерлары Айрат Сәгытов, Артем Швыркалов һәм Михаил Данелянга тапшырдылар. Бүләкләүне ТР Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дауфит Хәмәдишин үткәрде.