9-10 декабрьдә бадминтон үзәгендә Бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының соңгы, дүртенче этабы узды.
Финал ярышларында Казан, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнарыннан 191 спортчы катнашты. Алар өлкәннәр арасындагы төркемнәрдә (В төркеме) һәм 2009 елгы яшьрәк спортчылар арасында ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда ярыштылар.
Турнир тәмамланганнан соң, ярышларның барлык этаплары өчен баллар суммалана. ТР шәхси кубогы җиңүчеләре булдылар:
Ир-атлар ялгыз разряды:
- Айназ Занеев, Саба районы (2009 елда туган һәм кече);
Исмәгыйль Хаҗиев, Саба районы (В төркеме).
Хатын-кызлар ялгыз разряды:
- Александра Херувимова, Алексеевск районы;
- Алена Плинер, Казан.
Ир-атлар парлы разряды:
Федоров Данила/Цыганов Иван, Алексеевск районы;
Мирзагалиев Айназ/Сөнгатуллин Айтуган, Алексеевск районы.
Хатын-кызлар парлы разряды:
- Әхмәтова Ралина/ Исмәгыйлева Илдана, Әлки районы/ Казан;
- Назарова Мария/Сергеева Софья, Казан/Тәтеш районы.
Катнаш разряд:
- Зәйниев Айназ/Әхмәтова Ралина, Саба районы/Әлки районы;
- Барков Данила/Назарова Мария, Алексеевск районы/Казан.