Татарстанлы Сергей Сергеев Hardcore Boxing промоушенының Гран-при чемпионы булды

2023 елның 9 декабре, шимбә

Татарстан бокс мәктәбе тәрбияләнүчесе Сергей Сергеев бокс буенча беренче халыкара Гран-Приның финал уенында Hardcore Boxing промоушены Санкт-Петербургтан Мурад Рамазановны җиңеп, чемпион булды.

Көрәш алты раунд дәвам итә, Сергеевка Җиңүне судьяларның күпчелеге бирә. Бу турнирның төп бүләге Мәскәүдә фатир була, аның ачкычларын Сергейга көрәштән соң ук тапшыралар.

«ТР бокс федерациясе һәм шәхсән минем өчен-спортчыларыбызның казанышлары өчен зур шатлык. Бу спортчының, аның шәхси тренерының һәм тренерлар составының зур хезмәте нәтиҗәсе. Уку-күнекмә җыеннары, спортчыны әзерләү белән бәйле бөтен эшчәнлек нәтиҗә бирә, һәм ул, һичшиксез, шатландыра. Сергей бу вакыйгада бокс өлкәсендә бик матур көрәшләр күрсәтте. Бу җиңүләр безнең яшьләр өчен дә мотивация», - дип уртаклашты «Татар-информ» журналисты белән ТР бокс федерациясе президенты һәм РФ бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев.

Hardcore Boxing промоушен Гран-присы ел ярым дәвамында уза. Бу турнир кысаларында Сергей Сергеев биш көрәш үткәрә, аларда ышанычлы җиңү яулый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Сергей Сергеев та Россия чемпионы булды. Татарстанда мондый казаныш 32 ел булмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International