13 декабрьдә Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Ел спортчысы 2023» премиясе кысаларында «массакүләм физик культура һәм спорт» номинациясендә бүләкләү булды. Тантаналы чара физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шулай ук республика ведомстволары, районнары һәм муниципалитетлары вәкилләре хөрмәтле кунак булды.
«Массакүләм физик культура һәм спорт» номинацияләре блогында бүләкләрне Россия Суга сикерү федерациясе вице-президенты Нэлли Валерьевна Филиппова һәм Россия спорт гимнастикасы федерациясе вице-президенты, Спорт гимнастикасы буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Алексей Юрьевич Немов тапшырды.
30 меңгә кадәр кеше яшәгән муниципаль районнар арасында массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча республиканың иң яхшы авыл районы булып Чүпрәле районы танылды.
Шул ук номинациядә, әмма 30 меңнән 55 меңгә кадәр кеше яшәгән муниципаль районнар арасында Саба муниципаль районы.
Азнакай шәһәре 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр арасында «массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре» номинациясендә бүләккә лаек булды.
100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләр арасында - Казан шәһәре. Бүләкне Казан Мэры Илсур Метшин алды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы бүләккә төбәкнең җыелма командалары, республика спорт федерацияләре һәм оешмалары спортчыларын һәм тренерларын сигез номинациядә тәкъдим итте: «Ел спортчысы», «массакүләм физик культура һәм спорт», «Татарстанның спорт өметләре», «спорт җәмәгать оешмалары», «уен һәм Олимпия булмаган спорт төрләре», «Массакүләм мәгълүмат чаралары», «Олимпия өметләре», шулай ук «Махсус бүләкләр».
Кичәнең төп бүләген хатын — кызлар арасында йөзүче Софья Дьякова, ә ир — атлар арасында гимнаст Даниэль Маринов алды.
Моннан тыш, ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Ел спортчысы 2023» премиясе кысаларында «Иң яхшы студентлар спорт клубы», «массакүләм физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшләрен кую буенча иң яхшы югары белем бирү учреждениесе», «Ел проекты», «Татарстан Республикасының иң яхшы спорт мәктәбе» һәм «Елның иң яхшы спорт-корпоратив чарасы» номинацияләрендә бүләкләү булды.