Баулы шәһәренең 2 нче спорт мәктәбендә «Сәламәт гаилә-уңышлы ил»девизы астында мәктәпкәчә учреждениеләрнең гаилә командалары арасында ГТО Бөтенроссия физкультура – спорт комплексы фестивале узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Фестивальдә катнашу өчен физик әзерлеген тикшерергә һәм ГТО комплексы нормаларын үтәргә теләгән гаиләләр (Әти, әни, 6-7 яшьлек бала) җәлеп ителгән. Ярышларда 9 гаилә командасы катнашты.
Ярышларда Мөхәммәтвәлиевлар гаиләсе җиңде, Валитовлар гаиләсе икенче урынны алды, лидерлар өчлеген Беляевлар гаиләсе япты. Сынау нәтиҗәләре ГТОның автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертеләчәк һәм аерымлык билгесе бирелгәндә исәпкә алыначак.