7 декабрьдә Алексеевск шәһәрендә мөмкинлекләре чикле кешеләр декадасы кысаларында ГТО комплексы элементлары белән Күңелле стартлар узды. «Темп» универсаль спорт залы диварларында 20дән артык кеше ГТО сынаулары исемлегенә кергән күнегүләрне башкарган.
Ярышлар нәтиҗәсендә командалар бертигез балл җыйдылар. Барлык катнашучыларны да татлы призлар белән бүләкләделәр.