Казанда кышкы триатлон буенча Бөтенроссия ярышлары башлана

2023 елның 15 декабре, җомга

16-17 декабрьдә «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында кышкы триатлон буенча Бөтенроссия ярышлары узачак. Шулай ук Татарстан Республикасы триатлоны буенча балалар лигасы финалы.

Ярышлар яңа халыкара форматка туры китереп узачак. Шәхси узышта катнашучы һәркем 6 сегментны түбәндәге тәртиптә узачак: йөгерү + велоузыш + чаңгы узышы + йөгерү + велоузыш + чаңгы узышы.

Чаңгы ярышының беренче сегменты тәмамланганнан соң, катнашучыларга чаңгыларны һәм таякларны төшү сызыгы алдыннан төшерергә кирәк булачак. Транзит зонасында хәрәкәт итү чаңгылар һәм таяклар төшерелгән килеш кенә рөхсәт ителә. Транзит зонасында кәрзиннән тыш ике пар аяк киеме булырга мөмкин, алар түбәндәге сегментларда кулланылачак.

Ярышларны ачу тантанасы 16 декабрьдә 12:00 сәгатьтә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International