Санкт-Петербургта Йөзү буенча «Сальников кубогы»халыкара ярышлары тәмамланды. Финал көне татарстан йөзүчеләренә тагын 2 медаль китерде:
Ирекле стиль белән 200 метр дистанциядә пьедесталга берьюлы 2 спортчы күтәрелде. Валерия Саламатина кызлар арасында көмеш медаль яулады (1:57,50), Андрей Минаков ир-атлар арасында ярышларда өченче булып финишка килде (1: 43,57).
Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы турнирның 8 медален яулады. Бу РФ субъектлары арасында алтынчы нәтиҗә.