15-17 декабрьдә Түбән Новгородта дзюдо буенча Россия Кубогы узды, анда Россия Федерациясенең 44 төбәгеннән 371 спортчы катнашты.
Әлеге ярышларда «Russian Judo Tour»дәрәҗәле һөнәри ярышлары кысаларында 14 авырлык категориясендә медальләр уйнатылды. Татарстан спортчылары ике тапкыр дәрәҗә пьедесталына күтәрелде.
52 кг авырлыктагы категориядә бронза медальне Аэлина Мазитова яулады, ул «кече финалда» Россия чемпионатының көмеш призеры Татьяна цыганкованы җиңде.
Безнең республиканы тәкъдим итүче тагын бер спортчы – Залина Зураева – 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль яулады.