19 декабрьдә Азнакай шәһәренең «Чатыр-тау Арена» универсаль спорт залында районның гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныфлары арасында «ГТО» ВФСК нормативларын үтәү буенча чаралар узды.
Мәктәп укучылары түбәндәге нормативларны үтәгәннәр;
Идәндә ятып кулларны бөгеп һәм җәеп;
Гимнастика эскәмиясендә туры аяклар белән басып торудан алга авышу;
Ике аяк белән этәрү белән урыннан озынлыкка сикерү;
Югары перекладинада тарту;
Тәнне аркада ятып күтәрү;
Электрон коралдан ату.
Искәртеп узабыз, ГТО комплексы чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.