ТР Спорт министрлыгы электрон рәвештә 9 хезмәт күрсәтә

2023 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2021 № 242 карары белән расланган электрон формада Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә күчү буенча чаралар планы нигезендә 2021 елның 2 июленнән республикада дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү эше төгәлләнде.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы 9 социаль әһәмиятле дәүләт хезмәте күрсәтә. Электрон рәвештә республика халкы спорт разрядларын, судьялар һәм тренерларның квалификация категорияләрен алуга гариза бирә яки спорт программасына языла ала.

Физик культура һәм спорт тармагына кагылышлы барлык хезмәтләрне сайтта табып була gosuslugi.ru яки uslugi.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International