Ижевскта пуля белән ату буенча Россия Кубогы финалы тәмамланды.
Татарстан Республикасы вәкиленә ярышларның соңгы көне уңыш китерде. Айгөл Хәбибуллина Белгород өлкәсе вәкиле Андрей Головков белән парда вп-пс күнегүләрендә алтын медаль яулый.
Квалификациядә спортчылар 630,3 очко җыялар, финалда Мәскәү һәм Владимир өлкәсеннән Александр Дрягин һәм Мария Васильеваны 17-5 исәбе белән җиңәләр.