Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов яңа боз сараен ачты.
Спорт комплексында ясалма боз белән ябык каток, тренажер залы, һәркайсы 25 урынга 4 киенү бүлмәсе каралган. Шулай ук табиб бүлмәсе, процедура бүлмәсе, 2 тренер кабинеты һәм судьялар өчен бүлмәләр бар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге объектны файдалануга тапшыру – шәһәрне үстерүдә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим адым. Монда хоккейчылар өчен дә, фигуристлар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Гомумән алганда, әлеге объект ярдәмендә Түбән Кама балаларын спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә алачак, - дип ассызыклады республика Рәис, шуннан соң символик рәвештә шайба ыргытты.
Спорт комплексын караган вакытта Рөстәм Миңнеханов яшь следж-хоккейчылар белән аралашты, аларга киләчәктә дә спортта уңышлар теләде.
Боз сарае базасында «Ак Барс»академиясенең балалар хоккей мәктәбе эшләячәк. Мәктәпкә 150 егет кабул ителгән инде. Алга таба 11 яшьтәге укучыларны җыю планлаштырыла. Бүген яшь хоккейчылар белән 3 тренер шөгыльләнә.
Белешмә өчен:
Бүген Татарстанда хоккей белән 30,5 мең кеше шөгыльләнә. Булачак чемпионнарны әзерләү өчен республиканың 46 спорт мәктәбендә 8,1 мең бала өчен хоккей буенча бүлекләр ачылды. Алар белән 300гә якын тренер эшли. Шулай ук республикада 200 гә якын һәвәскәр команда бар - бу 2,5 меңнән артык кеше.
Татарстан боз корылмалары белән тәэмин ителеш буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. 32 муниципаль берәмлектә ясалма боз белән 51 ябык боз сарае бар, шуларның 13е Казанда урнашкан. Хоккей бүлекчәләре булган барлык спорт мәктәпләре кирәкле методик әдәбият һәм видеоматериаллар белән тәэмин ителгән.