13-14 декабрьдә Дубайда Синхрон йөзү буенча Artistic swimming world league халыкара ярышлары узды.
Ярышларда 12 яшьтән 30 яшькә кадәрге 14 илдән 150дән артык синхрончы катнашты. Алар барысы да дуэтлар, сололар, катнаш номерлар һәм акробатик командалар арасында медальләр өчен көрәштеләр.
Казан олимпиада резервы училищесы дуэты турнирда 13-15 яшь категориясендә икенче булды. Мактау пьедесталына Александр Кленин һәм Рамилә Винипатова күтәрелде.