Татарстаннан Олимпия чемпионы Марта Мартьянова «Сириус»та хатын-кызлар арасында рапирада фехтование буенча Россия Кубогын яулады. Ул турнирда чыгыш ясаган 92 спортчы арасында иң яхшысы була.
Финалда Мартьянова Уеннар җиңүчесе Лиса Коробейникованы 15:8 исәбе белән җиңде. Бронза призерлар булып Кристина Самсонова һәм Светлана Трипанина танылды.