Кытайда батутта сикерү буенча иптәшләрчә ярышлар тәмамланды. Алар 10 декабрьдән Россия спортчылары катнашында уку-күнекмә җыеннары кысаларында узды.
Чаллы олимпиада резервы мәктәбе тәрбияләнүчеләре Кирилл Козлов һәм Лия Кутдусова җыеннарда катнаштылар. Ике атна дәвамында балалар үз осталыкларын камилләштерәләр, ә аннары иптәшләр турнирында осталык дәрәҗәсен күрсәтәләр. Кирилл Козлов турнирның алтын медален яулап, лаеклы нәтиҗә күрсәтә.