Динамо-Татарстан карда волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүче булды

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

22-24 декабрьдә Казанда 2023/24 елгы Россия чемпионатының II этабы узды. Финал матчы 15:13 исәбе белән тәмамлана.

Беренче сетта «Зенит»командасы атлетлары җиңде. Икенче сет уртасына кадәр уен очкога очко белән бара,әмма сет нәтиҗәсе исәп 10:15 була.

Тай-брейк беренче сеттагы кебек үк сценарий буенча бара, әмма көндәшләр рольләрен алыштыралар.

Ахырда зенитчылар җиңелүдән котылырга тырышалар 10:14 исәбе белән алар өч матчбол уйныйлар. Әмма финал матчында җиңү ноктасын барыбер «Динамо-Татарстан» 15:13 исәбе белән куя алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International