23-24 декабрьдә Мәскәүдә «каратэ буенча бөтенроссия ярышларын оештыру һәм үткәрү» семинары, шулай ук Россия каратэ федерациясенең беренче еллык премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
2023 елда Россиядә каратэ буенча 23 Бөтенроссия турниры узды, ел нәтиҗәләре буенча һәр турнир эксперт бәяләмәсе алды. Каратэ буенча Ак Барс Кубогы ярышлары елның иң яхшы турниры дип танылды, шулай ук елның иң яхшы ачылу тантанасы номинациясендә иң яхшылары булды!