23-24 декабрьдә «Тайфун» өстәл теннисы клубында ветераннар арасында «Спартак» Кубогына өстәл теннисы буенча ачык республика турниры узды.
Хатын – кызлар арасында беренче урынны Лидия Сергеева, икенче урынны Наталья лукач, өченче урынны Лидия саховская, Лидия Микитан дүртенче урынны алды.
50-59 яшьлек ир – атлар арасында «Спартак» Кубогын Глеб Староверов яулады, икенче урында – Сергей Макаров, өченче урында-Илдар Хисмәтуллин.
60-69 яшь категориясендә Спартак Кубогын Ринат Гатауллин яулады, икенче урында – Юрий Хаиров, өченчедә-Хәмит Хафизов.
70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә Спартак Кубогын Валерий Бадмаев яулый, икенче урын Сергей Саркисян, өченче урын Владимир Трошкин.
Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар, вымпеллар тапшырылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.