26 декабрьдә Мәскәүдә ГТО халык уеннарына ГТО күпбәйгесе буенча яңа онлайн форматтагы ярышларга старт бирелде.
«ГТО халык уеннары» форматы теләгән һәркемгә, мәктәп укучыларыннан һәм студентлардан алып, профессиональ спортчыларга кадәр, проектта үзен сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Бары тик сайтта гариза тутыру һәм комплекс үтәлеше белән видео яздыру гына кирәк!
Ярышлар берничә категориядә узачак, мәсәлән: юниорлар, беренче омтылыш, һәвәскәрләр, алга киткәннәр һәм профессионаллар. Һәр категориядәге призерлар автомат рәвештә киләсе «ГТО уеннарында» сайлап алусыз «тере» форматта катнашырга рөхсәт ителәчәк, шулай ук медальләр, дипломнар һәм истәлекле призлар алачак.
ГТО 2024 халык уеннары онлайн-форматта 20 гыйнвардан 20 февральгә кадәр узачак. Рәсми сайтта теркәлергә мөмкин: https://narodnye.gto.com.ru
Искәртеп узабыз, аерым номинациядә «Россиянең иң спорт регионы» номинациясендә иң күп гаризалар килгән һәм призерлар саны иң күп булган төбәкнең Спорт министрлыгына «ГТО халык уеннары»күчмә Кубогын тапшырачаклар.