«Ак Барс» көрәш сараенда спорт клубының иң яхшы спортчыларын бүләкләү булды

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

Бүген, 26 декабрьдә, Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда 2023 ел дәвамында лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән спорт клубының иң яхшы спортчыларын бүләкләү тантанасы булды. 75 спортчы һәм тренер акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Бүләкләү тантанасын Ак Барс Көрәш сарае коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Айрат Фәрхетдин улы Гайнетдинов һәм директорның беренче урынбасары Фәрит Сәгутдин улы Шәйхетдинов үткәрде.

Клубта көрәшнең 7 төре актив үсеш ала: ирекле һәм грек-рим көрәше, самбо, дзюдо, куреш, билбау көрәше һәм сумо.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International