4-9 гыйнварда фехтование буенча республика спорт мәктәбендә традицион «Яңа ел турниры»Бөтенроссия ярышлары узачак.
Фехтование буенча турнирда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнашачак. Алар шпага, кылыч һәм рапирада шәхси ярышларда призлы урыннар өчен уйнаячак.
Ә 10-11 гыйнварда 15 яшькә кадәрге кызлар сугышка керәчәк. «Рождественский турнир» кысаларында алар рапирада шәхси һәм команда ярышларында бер-берсе белән көрәшәчәкләр.