Традиция буенча, гыйнварның беренче атнасында Татарстанда спорт һәм сәламәтлек декадасы уза. Әлеге чара кысаларында Мөслим муниципаль районында көн саен халык өчен спорт һәм күңел ачу чаралары уза.
3 гыйнварда Мөслим авылындагы «Яшьлек " универсаль залында Татарстанның 15 районыннан килгән спортчылар катнашында мөселман яшьләре арасында Спартакиада узды.
Көн дәвамында спортчылар бадминтон, армрестлинг, мини-футбол, аркан һәм таяк тарту, турникта тарту буенча ярыштылар. Призерлар өчлеге түбәндәгечә бүленгән:
1 урын-Мөслим районы
2 урын-Сарман районы
3 урын-Актаныш районы
Икенче көнне, 4 гыйнварда, шул ук спорт залында кызлар арасында Кыш бабай кубогына волейбол буенча ярышлар уздырыла. Ярышларда 7 команда катнашты, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Мөслим
2 урын-Җәлил
3 урын – Азнакай.
Моннан тыш, районда Яңа ел белән иң оригиналь котлауга конкурс, шулай ук 90 нчы еллар стилендәге Яңа ел дискотекасы уздырылды.