Мөслимдә Халф Шәмсетдинов истәлегенә традицион шахмат турниры уздырылды

2024 елның 5 гыйнвары, җомга

Бүген Мөслим районында атказанган мәдәният хезмәткәре, шахматчы Халф Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры узды.

Турнир районда 2001 елдан бирле уза. Анда ел саен төрле яшьтәге шахмат сөючеләр катнаша.

Быел ярышлар Мизгел яшьләр үзәгендә узды. Ачылу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Ул шахмат осталыгының мөһимлеген ассызыклады һәм турнирны оештырган өчен Шәмсетдиновлар гаиләсенә рәхмәт белдерде.

Искәртеп узабыз, ярышлар шулай ук Спорт һәм сәламәтлек декадасына туры килә. Җиңүчеләрне һәм призерларны оештыручылар спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International