5 гыйнварда Мөслим авылының «Яшьлек» спорткомплексында 2014 елда туган егетләр арасында мини-футбол буенча мавыктыргыч районара турнир узды. Турнирда Яркәй, Сарман һәм Мөслимнән алты команда катнашты.
Призлы урыннар өчен көрәштә түбәндәгечә бүленгән:
1 урын-Сарман;
2 урын-Мөслим;
3 урын-Яркәй
Җиңүче командалар кубокларга, медальләргә һәм грамоталарга лаек булдылар. Иң яхшы уенчылар шулай ук статуэткалар һәм грамоталар алдылар.