6 гыйнварда Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексы базасында «Йолдызлы»традицион Яңа ел Кичке чаңгы ярышы узды. Ярышларга Марий Эл, Чувашия, Ханты-Манси һәм Татарстан Республикасыннан 150 чаңгычы җыелды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Сергей Коростелев, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, ЗМР чаңгы узышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков һәм «Маяк» СК директоры Евгений Белов катнашты.
Бүген без Йолдызлы чаңгы ярышын үткәрәбез, ул безнең өчен күптәннән традиционга әверелде. Зеленодольск-спорт шәһәре, якташларыбыз - спортчылар югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Бүген катнашучылар арасында безнең горурлыгыбыз-Анастасия Доценко, Андрей Льков. Барыгызга да уңышлар телим!, спортчыларны Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин сәламләде.