10 гыйнварда ТР Спорт министрлыгында Кытай Халык Республикасы вәкилләре белән БРИКС илләре уеннарында катнашу буенча киңәшмә узды. Анда Кытайның физик культура һәм спорт буенча Баш дәүләт идарәсе Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, Кытайның физик культура һәм спорт буенча Баш дәүләт идарәсе Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты төбәк менеджеры Chen XI, РФ Спорт министрлыгының мәгариф, фән һәм халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары Кирилл Кожевников, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм «спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич катнашты.
Киңәшмәдә Уеннарның гомуми концепциясе һәм гомуми спорт программасы тәкъдим ителде.