Бүген, 11 гыйнварда, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ел саен үткәрелә торган «Манзара»спорт-музыкаль премиясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, «Манзара» премиясенә нигез салучы Айдар Шәймәрданов, Агерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов һәм ТР каратэ федерациясе президенты Искәндәр Шагин катнашты.
Быел премиянең үзенчәлекле ягы-30 килограммга кадәр авырлыктагы яшь көрәшчеләр һәм Агерҗе районының иң яхшы спортчылары чыгышы.
Искәндәр Шагин билгеләп үткәнчә, премия кунакларын каратэ буенча халыкара һәм бөтенроссия ярышлары осталары, җиңүчеләре һәм призерлары Данил Данилов, Илья Савин, Лия Завгарова һәм Камилла Бикмуллина чыгышлары көтә.
Моннан тыш, премия кунакларын Татарстанның популяр артистлары катнашында шоу-программа көтә. «Манзара» спорт премиясе чемпионы исеме өчен Сабантуй батырлары, профессиональ спортчылар, көрәш буенча дәрәҗәле Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр һәм Россиянең һәм Татарстанның башка көрәшчеләре көрәшәчәк.
Премияне ачу тантанасы 20 гыйнварда 14: 00 сәгатьтә узачак.