9 февральдә Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясе хисап-сайлау конференциясе үткәрәчәк.
Чара Татарстанның Югары Ослан районындагы «Свияга» стендка ату комплексының матбугат үзәгендә узачак. Делегатларны теркәү 13: 30 сәгатьтә башлана.
2024 елгы конференция көн тәртибенә Президиум һәм контроль-ревизия комиссиясе хисабы, федерациянең җитәкче органнарын яңа срокка сайлау кебек традицион пунктлар керә. 9 февральдә ачык тавыш бирү юлы белән Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясе президенты, вице-президентлары һәм җаваплы секретаре билгеләнәчәк.
Уставка ярашлы, хисап-сайлау конференциясе дүрт елга бер тапкыр уза. Анда делегатлар сыйфатында танылган спортчылар һәм тренерлар, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгы вәкилләре катнаша.