Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабының беренче ярыш көне тәмамланды. Трассада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым старт белән шәхси ярышлар узды.
Чаңгычылар 10 километр араны үттеләр. Җиңүче булып Архангельск өлкәсе спортчысы Вероника Степанова танылды. Аның ватандашы Алина пеклецова көмеш призер булды, өченче урында – Төмән өлкәсеннән Елизавета пантрина.
Ир-атлар арасында 15 километрга узышта беренче булып Александр Большунов (Архангель өлкәсе) финишка килде. Артем Мальцев икенче (Төмән өлкәсе), Савелий Коростелев өченче (Архангель өлкәсе) булды.
Пьедесталдан бер адымда Татарстан чаңгычысы Иван Горбунов туктады. Аның өченче урыннан аермасы 0,9 секунд тәшкил итә.
13 гыйнварда спортчылар спринтта һәм классик стильдәге узышта медальләр уйнатачак.