4 гыйнварда Афалина ябык йөзү бассейнында (пгт. Алексеевское) ВФСК ГТО комплексы исәбенә «Күңелле стартлар» узды. Йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре нормативлар тапшырдылар, шулай ук Кыш бабай призлары өчен көрәштеләр.
Ярышлар тәмамланганнан соң урыннар түбәндәгечә урнашты:
1 урын - Акулы командасы;
2 урын - спортчылар командасы;
3 урын - Дельфин командасы.