Татарстан командалары Йошкар-Олада конькида синхрон шуу буенча ярышларда призер булдылар

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

14 гыйнварда Йошкар-Олада фигуралы шуу буенча Россия Кубогының II этабы «синхрон шуу» дисциплинасында һәм «Мари очрашулары»Бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Ярышларның өченче көнендә боз мәйданчыгында спорт мастерына кандидатлар һәм спорт мастерлары командалары очрашты.

Спорт мастерына кандидатлар арасында «Юность» командасы (Свердловск өлкәсе), «Санрайз-1» командасы (Санкт-Петербург шәһәре) көмеш, «Идел» командасы (Татарстан Республикасы) бронза медаль яулады.

Спорт мастерлары командалары арасында беренчеләр-«Парадиз» (Санкт — Петербург), икенчеләр - «Татарстан» (Татарстан Республикасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International