Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Татарстан Республикасы спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында республикада спорт мәктәпләрендә спортның адаптив төрләре буенча бүлекчәләр челтәре үсеш алуын, әлеге программалар буенча тренерлар һәм укытучылар әзерләүгә дәүләт заказы артуын билгеләп үтте. «Спорт – тормыш нормасы» һәм «Бизнес-спринт» федераль проектлары кысаларында республикада күп кенә объектлар төзелде.
2023 елда Спорт – тормыш нормасы федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында:
5 муниципаль районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (Агерҗе, Баулы, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә)мәйданчыклары урнаштырылган;
23 спорт мәктәбе (10 республика һәм 13 муниципаль) өчен инвентарь һәм җиһазлар сатып алынган.
2023 елда «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында:
Яшел Үзән районы Васильево шәһәр тибындагы поселогында модульле спорт залы төзелде;
3 акыллы спорт мәйданчыгы булдырылган (Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә).