Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда билбау көрәше буенча спортчыларны хөрмәтләделәр. 2023 ел йомгаклары буенча билбау көрәше буенча халыкара ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук шәхси тренерларны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бүләкләде. Ул спортчыларга Россия һәм дөнья ареналарында яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде.