Олег Матыцин эш визиты белән Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында булды

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

Бүген, 19 гыйнварда, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин Казанга эш визиты кысаларында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты инфраструктурасын карады. Югары уку йорты объектлары буенча экскурсияне Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм университет ректоры Рафис Борһанов үткәрде.

Идел буе университеты спорт өлкәсендә белем бирүнең флагманнарының берсе булып тора. Югары уку йорты студентлары һәм спортчылар өчен уку дәресләреннән тыш күп мөмкинлекләр бар, моңа инфраструктура һәм фәнни-тикшеренү базасы ярдәм итә. Болар барысы да алдынгы технологияләргә һәм Ватан эшләнмәләренә нигезләнгән спорт һәм физик культура өлкәсе өчен сыйфатлы кадрлар әзерләү мөмкинлеге бирә, - дип билгеләп үтте Олег Матыцин.

Россия Спорт министрлыгы башлыгы университетның фәнни-тикшеренү институты мөмкинлекләре белән танышты, спорт статистикасы һәм аналитикасы, спорт нутрициологиясе һәм антропологиясе, спорт физиологиясе, спорт генетикасы һәм молекуляр физиологиясе, спорт объектлары, җиһазлар, экипировка һәм материаллар комплекслы мониторингы, спорт психофизиологиясе һәм спорт биомеханикасы лабораторияләрендә булды.

2023 елда фәнни-тикшеренү институты тарафыннан 6000нән артык тикшерү һәм 2000 тирәнтен медицина тикшерүе үткәрелгән, даими нигездә Россия һәм Татарстан Республикасы җыелма командалары, спорт төрләре буенча спорт клублары спортчыларын фәнни-методик озата бару гамәлгә ашырыла.

Шулай ук Олег Матыцин туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәгендә булды. Үзәк Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектының «туризм өлкәсендә идарә итүне камилләштерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлеше булып Туризм өлкәсендә белгечләрне өстәмә һөнәри белем бирү тора. Ачылу вакытыннан бирле үзәктә Самара өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан вәкилләре укыган, 2024 елда Россиянең 21 төбәге тыңлаучылары өчен җиде курс үткәрү планлаштырылган.

Университет территориясендә фиджитал үзәге төзелә,аны фиджитал-дисциплиналар буенча тарихта беренче Халыкара турнир башлану алдыннан ачу планлаштырыла. Делегация төзелә торган үзәк биналарын карады һәм объектның әзерлек статусын тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International