Данис Зарипов Волна хоккей клубы белән иптәшләрчә матчта уйнады

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

16 гыйнварда Казанның Совет районы 15 нче мәктәбенең ачык хоккей тартмасында ТР Хоккей федерациясе һәм «Волна»командаларының иптәшләрчә матчы узды.

Федерация командасы өчен танылган хоккейчы, биш тапкыр Гагарин Кубогын яулаучы, «Ак Барс» хоккей клубының экс-капитан Данис Зарипов уйнады.

Очрашу ахырында Данис Зарипов белән фото һәм автограф-сессияләр узды, шулай ук «Волна» командасына яңа хоккей таяклары комплекты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International