21 гыйнварда Ак Барс Спартакка каршы нефть матчы үткәрә. Очрашу 17: 00 сәгатьтә башлана һәм «Татнефть» компаниясе эшчәнлегенә – аның җитештерү, социаль һәм экологик проектларына багышлана.
Җанатарларны Татнефть арена «фойесында тематик күңел ачу программасы көтә, ул старт ыргытуга 1,5 сәгать кала башланачак. Стендта нефтьтән нәрсә ясыйлар?16 нчы секторда тамашачылар компаниянең җитештерү потенциалы, төп продукция белән таныша һәм пластик калдыкларны утильләштерү өчен велошредер – тренажер эшен сынап карый алачак. 9 нчы секторда җанатарларны «Татнефть» компаниясе инициативасы белән оештырылган мәктәп биолабораториясенең мастер-классы көтә, ә 10 нчы секторда-велоралли.
РФ һәм ТР дәүләт гимннарын «Казан нуры»халык уен кораллары оркестры башкарачак.
Старт ыргытуны «Татнефть» балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән эшләү программасында катнашучы Алия Хәкимова башкарачак.
Алия беренче тәнәфестә «Ак Барс Шоу» да кунакта булачак, ә икенче тәнәфестә югары нефть мәктәбе студентлар советы вәкилләре Камил Габитов һәм Дарина Мороз Әлмәттә оештырылган яңа студентлар кампусы турында сөйләячәк.
«Ак Барс» ның тренерлар штабы матчка «Татнефть»компаниясе эшчеләренең махсус киемнәрендә чыгачак.
Бу матчка билетларны клубның рәсми сайтында, «Татнефть Арена» кассаларында һәм iOS һәм Android кулланучылары өчен ачык булган «Ак Барс» хоккей клубының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.