Самарада ир-атлар арасында бокс буенча Россия Кубогы тәмамланды. Медальләр һәм Россия җыелма командасы составына керү хокукы өчен 104 спортчы көрәште.
Финал ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкиле Сергей Сергеев, Туладан Җәмбулат Биҗамовтан узып, 75 кг кадәр категориядә көмеш медаль иясе булды.