Кирово-Чепецкның «Перекоп» чаңгы-биатлон комплексында чаңгы узышлары буенча Россия укучылары спартакиадасының икенче этабы кысаларында ярышлар дәвам итә. 20 гыйнварда ирекле стиль белән 5 һәм 10 км дистанцияләрдә медальләр уйнатылды.
Егетләр арасында 25:45.2 нәтиҗәсе белән татарстанлы Вадим Бирюков җиңү яулады. Икенче урында-Ырымбур өлкәсеннән Иван Борисов (+19.5), бронза-Түбән Новгород өлкәсеннән Кирилл Комлев (+46.8).
Кызлар арасында иң яхшысы-Башкортстан Республикасыннан Зарина Кулумбаева. Татарстан спортчысы Алия Исрафилова 50.1 секундка артта калып, икенче булды. Өчлекне Пермь краеннан Алина лягаева япты (+50.9).