Кичә, 21 гыйнварда, «Перекоп» чаңгы-биатлон комплексында чаңгы узышлары буенча Россия укучылары спартакиадасының икенче этабы тәмамланды. Ярышларның соңгы көнендә егетләр һәм кызлар арасында эстафеталарда медальләр уйнатылды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы Пермь крае вәкилләреннән 21.6 секундка артта калып, икенче булды. Удмурт чаңгычылары бронза медаль яулыйлар.
Кирово-Чепецкида узган ярышлар нәтиҗәләре буенча Удмурт Республикасы җыелма командасы команда зачетында җиңү яулады (4520 очко). Татарстан Республикасы чаңгычылары – икенче (4474), Пермь крае командасы-өченче (4267).