Казанда өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты башлана

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Иртәгә, 23 гыйнварда, «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты башлана.

Ярышларны ачу тантанасы иртәгә 12:00 сәгатьтә планлаштырылган.

Турнир команда ярышларыннан башлана һәм 28 гыйнварда шәхси ярышлар белән тәмамлана. 12 ир-ат һәм 7 хатын-кыз командасы катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International